20 август көнне Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда җиде оешма катнашты: ДОСААФ РОСТО, «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ, «АксуАгро» ҖЧҖ, «Район мәдәният йорты» МБМУ, «Росгосстрах» ГАҖ, Чистай янгынга каршы хезмәт отряды һәм «Татавтодор» АҖ. Оешмалар гражданнарны эшкә урнаштыру өчен 24 вакансия тәкъдим итте.
Барлыгы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 48 кеше катнашты, 43 кеше халыкны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру буенча 19 юнәлеш бирелде.