Татарстанның өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча әҗәт өлешчә түләнде.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген торак фондын эксплуатацияләү белән идарә итү тармагында башкаручы Тукай муниципаль районының «УК Надежда МКД» ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 182,0 мең сум акча түләде.

Зәй муниципаль районының үз эшчәнлеген төзелеш тармагында башкаручы «Строительное управление – 155» ҖЧҖ 1 хезмәткәренә 29,6 мең сум акча түләде.

Бөгелмә муниципаль районының төзелеш предприятиесе, «Мелиорация» күчмә механикалаштырылган колоннасы ААҖ, 7 хезмәткәренә 16,0 мең сум акча түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International