Эльмира Зарипова Франциянең хезмәт министры белән очрашты

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Мюриель Пенико белән эшлекле очрашуы узды. Франциянең хезмәт министры Татарстан башкаласына «Ворлдскиллс» стандартлары буенча узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килгән. Алар Казанда 22-27 августта узачак.

Франциянең хезмәт министры Мюриель Пенико декрет ялыннан соң эшкә чыккан яшь аналарга ярдәм итү буенча республика тәҗрибәсе белән кызыксынды.

Шулай ук Франциядән килгән коллегалар Татарстанда милли проектлар кысаларында тормышка ашырыла торган халыкның төрле социаль катламнарына ярдәм итү буенча республика тәҗрибәсен өйрәнергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International