Бүген Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада муниципаль район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа спирт заводы» «Русский Стандарт водка» ҖЧҖ филиалы, «Буа икмәк заводы» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Буа РҮХ» ДАССО, «Әхмәмәт электромеханика заводы» ЯАҖ, «Мелиоводстрой»«ҖЧҖ.
Барлыгы чарада 50дән артык кеше катнашты.
Тиешле эш вариантларын таба алмаган гражданнарны эш белән тәэмин итү үзәге базасында булган вакансияләр һәм «Работа в России» порталының мөмкинлекләре белән таныштырдылар.