21 нче август көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә штат кыскартылу сәбәпле предприятиедән киткән гражданнар өчен «Эшсезләр мәктәбе» дигән мәгълүмати чара узды.
15 кеше мәшгульлек үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренең бөтен спектры буенча аңлатмалар алды, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче тест узды.
Мәшгульлек үзәгенең профконсультанты катнашучыларга «Работа в России» порталы аша мөстәкыйль рәвештә эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирде.
Киләсе дәрес 27 августта булачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.