Түбән Кама муниципаль районында Кама Аланының туган көненә багышланган бәйрәмдә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелде һәм 26 булачак беренче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды.
Шулай ук акция барышында социаль ярдәм алучы 2-11 нче сыйныфта укучы балаларга канцелярия җыелмалары бүләк иттеләр. Хәйрия ярдәмен шәхси эшмәкәрләр, Җирле үзидарә советы депутатлары, Кама Аланы предприятие һәм оешма җитәкчеләре күрсәтте.
Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре битараф калмаганнарга һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.