Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә районның 113 янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар йортларында автоматик янгын сигнализациясен урнаштыруларын дәвам итәләр.
Рейдлар барышында янгын янгын сигнализациясен урнаштыру буенча техник эш кенә алып барылмый. Өлкәннәргә шулай ук датчиклар турында җентекләп сөйлиләр, аларның эш принципларын аңлаталар һәм күрсәтәләр.
Һәр йортта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре биектаулыларга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшыра. Шушы көннәрдә пенсионерларга тагын бер тапкыр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең датчикларны бушлай урнаштыруларын, шул ук вакытта аларның билгеләнгән формада һәм таныклыклары белән килүләрен искә төшерделәр.