ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучы 26 балага «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу үзәге тарафыннан иганәчелек ярдәме күрсәтелде.

Спорт белән шөгыльләнү өчен тренажер заллары, спорт клублары һәм мәйданчыклары бар. Кемдер өйдә, стадионнарда яки паркларда фитнес белән шөгыльләнә. Ә Менделеевскиның «Өмет Яры» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә спорт күнегүләре өчен балалар уен мәйданчыгын ничек җайлаштырырга кирәклеген беләләр.

27 август көнне Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева һөнәри юнәлеш бирү эше алып бару өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенә барды. Чара кече яшьтәге мәктәп балаларына юнәлтелгән иде.

27 август көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Татарстан Республикасы көне алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды, анда 8 кеше катнашты.

Лаеш муниципаль районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ольга Германова Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаиләләр һәм балалар белән бергә тернәкләндерү эшләре алып бару мәсьәләсе буенча узган эшлекле киңәшмәдә катнаштылар.

Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда һәм муниципаль районнарда төрле бәйрәм чаралары уза. Бәйрәмгә Яр Чаллының «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә дә әзерләнәләр.

«Буыннар бәйләнеше» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тематик һәм бәйрәм чаралары, лекцияләр, әңгәмәләр, истәлекләр кичәләре үткәрелә. Чаралар вакытында өлкәннәр балаларны халык гореф-гадәтләре, рус һәм татар мәдәниятенең чыганаклары белән таныштыралар.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Эшсез гражданнарның чираттагы төркеме Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга юнәлдерелде. Биш кеше «1С: Предприятие» программасы белән эшләргә өйрәнә.

Чирмешән районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны Чирмешән үзәк район хастаханәсенә алып бардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International