Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт алучы 26 балага «Сити Молл» сәүдә-күңел ачу үзәге тарафыннан иганәчелек ярдәме күрсәтелде.
«Веста» үзәге белгечләре тарафыннан әзерләнгән «Белем иленә сәяхәт» дигән бәйрәм чарасы бу юлы сәүдә үзәгендә узды. Әкият геройлары булачак беренче сыйныф укучыларына төрле күңелле конкурслар, команда уеннары һәм мәктәп тематикасына табышмаклар белән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Шулай ук татлы ризыклар белән чәй эчү оештырылды.
«Ситти Молл» сәүдә үзәге генераль директоры Виталий Алексеев булачак укучыларга уңышлар теләде һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды.
Ә Бөгелмә районында 28 август көнне «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче 13 баланы беренче сыйныфка озаттылар. Булачак укучылар әти-әниләре белән бергә табышмаклар чиштеләр, математик мәсьәләләр чиштеләр, физкультура укытучысы белән күңелле зарядка ясадылар. Чара балаларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.