Эшсез гражданнарның чираттагы төркеме Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга юнәлдерелде. Биш кеше «1С: Предприятие» программасы белән эшләргә өйрәнә.
Уку барышында эшсез гражданнар 1С платформасы белән танышачак, «1С: Бухгалтерия», «1С: Управление торговлей», «1С: Документооборот» конфигурацияләре белән эшләргә өйрәнәчәк.
Укуларны уңышлы тәмамлаганнан соң һәр тыңлаучыга тиешле үрнәктәге таныклык биреләчәк.