Татарстан Республикасы көне алдыннан Казанда һәм муниципаль районнарда төрле бәйрәм чаралары уза. Бәйрәмгә Яр Чаллының «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә дә әзерләнәләр.
Ай дәвамында балигъ булмаган балалар «Минем Татарстаным» дип исемләнгән рәсем конкурсында катнаштылар. 26 яшь рәссам 40тан артык эш тәкъдим итте. 21 август көнне «Үзәк китапханә системасы» МБУ Әдәби-туган якны өйрәнү музеенда «Туган ягым, чәчәк ат» дип исемләнгән чара кысаларында сәнгать ярышы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булды. Музей мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина кунакларны җылы кабул итте, җирле язучыларның иҗаты турында сөйләде.
Чарада барлыгы 15 кеше катнашты.