Чирмешән районы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны Чирмешән үзәк район хастаханәсенә алып бардылар.
Чара чикләрендә медицина учреждениесенә Әмир авылыннан 17 кеше китерелде. Пациентлар терапевтта тикшерүне уздылар, ЭКГ һәм флюорография ясаттылар.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына китерү буенча чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.