«Буыннар бәйләнеше» проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тематик һәм бәйрәм чаралары, лекцияләр, әңгәмәләр, истәлекләр кичәләре үткәрелә. Чаралар вакытында өлкәннәр балаларны халык гореф-гадәтләре, рус һәм татар мәдәниятенең чыганаклары белән таныштыралар.
27 августта социаль хезмәткәр Елена Абдрахманова волонтерлар белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хезмәтләр алучылар белән дәресләр үткәрде. Өлкән кешеләр Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәнде. Хәзер алар өйдән чыкмыйча гына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә ала алачаклар.
Учреждение белгечләре фикеренчә, әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар тормышы тагын да бай һәм кызыклы булды.