Бөгелмәдә авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

27 август көнне Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева һөнәри юнәлеш бирү эше алып бару өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенә барды. Чара кече яшьтәге мәктәп балаларына юнәлтелгән иде.

Башкарылган эшнең төп максаты – балаларны һөнәрләр белән таныштыру һәм билгеле бер эш һәм һөнәрләргә булган ихтыяҗларны, теләк-омтылышларны ачыклау өчен һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрү.

Балалар үз әти-әниләренең һөнәрләре турында сөйләделәр, булачак һөнәр турында хыяллары белән уртаклаштылар, яңа белгечлекләр белән таныштылар. Соңыннан балалар һөнәрләр турында мультфильмнар карадылар, шулай ук уку елына бүләкләр алдылар.

Чарада барлыгы 10 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International