Уртак эш нәтиҗәләр китерә

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Ольга Германова Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаиләләр һәм балалар белән бергә тернәкләндерү эшләре алып бару мәсьәләсе буенча узган эшлекле киңәшмәдә катнаштылар.

Чараның төп максаты – төрле мәгълүматны анализлау, бала һәм гаилә белән тернәкләндерү эшенең төп бурычларын һәм методларын билгеләү буенча приют һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең уртак эшчәнлеген оештыру.

Хәзерге вакытта приютта Лаеш районыннан 9 бала тәрбияләнә. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында аларга бүләкләр һәм беренче сыйныф укучысы җыелмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International