Югары Ослан интернат-йортында шахмат һәм шашка буенча турнир узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы көне алдыннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды, анда 8 кеше катнашты.

Ярышларны ачу тантанасыннан соң катнашучылар арасында киеренке көрәш башланды. Уен нәтиҗәләре буенча шахмат һәм шашка буенча чемпион, район турнирларының җиңүчесе Рәшит Гатауллин 1 урынны яулады. Аңа рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды. Турнирның башка катнашучылары да игътибардан читтә калмады, аларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Әлеге уеннар ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тернәкләндерү баш мие эшчәнлеген тонуста һәм интеллектуаль активлыкта тотарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International