27 август көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитетында булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 13 гражданга эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлек эше һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Мобиль офис эше кысаларында 8 кеше яңадан рәсмиләштерү узды.