Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды. Ведомство җитәкчесе урынбасарын район башлыгы Валерий Чершинцев каршы алды.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаин Козырева һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Елена Мөхәммәдиева катнашында министрлык карамагындагы район учреждениеләре һәм шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Клара Таҗетдинова социаль яклау бүлегендә, Республика матди ярдәм үзәге филиалы, "Саулык" социаль ярдәм үзәге,"Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, шулай ук бу учреждениеләр хезмәткәрләре белән очрашты. Министр урынбасары персонал белән очрашуда хезмәткәрләрне социаль-хезмәт законнары, шулай ук хезмәт күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре буенча кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Министр урынбасары учреждениеләрнең эшчәнлеген, приют һәм үзәктә башкарыла торган ремонтның сыйфатын уңай бәяләде.