Проектны гамәлгә ашыруның беренче атнасында республикада медицина үзәкләренә 2324 авыл пенсионеры китерелгән

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Республикада авыл пенсионерларын медицина үзәкләренә илтү проекты башлануга бер атна узды. Әлеге проектның максаты өлкән яшьтәгеләрне медицина үзәкләренә планлы дәвалау-диагностика чаралары уздыру, диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүләрен гамәлгә ашыру.

Шулай итеп, проектны тормышка ашыруның беренче җиде көнендә генә дә Буа РҮХнә һәм районның фельдшер-акушерлык пунктларына 123 кеше китерелгән. Буа муниципаль районында барлыгы 65 яшьтән өлкәнрәк 5115 граждан яши. Алар арасында ялгыз, аз хәрәкәтләнүче гражданнар да аз түгел. Аларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ.

Менделеевск районында 65 яшьтән өлкәнрәк 1436 граждан яши. Агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр биредә 1161 өлкән кешене диспансерлаштыру өчен районның медицина оешмаларына җиткерү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автопаркы август ахырында 43 машинага тулыланды. LADA Largus базасында "Социаль такси" LADA KUB модельле автотранспорт чаралары федераль бюджеттан республикага бүлеп бирелгән акчага сатып алынды. Автомобильнең сыйдырышлыгы-5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскага өчен бер урын. Автомобильнең махсус версиясе аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир автомобильгә коляскасы белән бергә керә ала.

Яңа автопарк ярдәмендә социаль учреждениеләр медицина тикшерүләре, өстәмә скрининглар, моңа мохтаҗ кешеләрне диспансерлаштыра ала.

Автотранспортны нәтиҗәле файдалану максатыннан, социаль учреждениеләр белгечләре медицина оешмалары белән берлектә алдан ук өлкәннәр исемлеген төзеде, автотранспорт хәрәкәте маршрутларын һәм графикларын билгеләде, автомобильләргә сынап карадылар. 

Муниципаль берәмлекләрдә машиналар эше "Шатл" моделе буенча оештырылачак.

 Һәр машина медицина оешмасына көненә – 16 кеше (бәйрәм алды көннәрендә – 8 кеше), 4 ай эчендә 1344 кешене җибәрә ала. Медицина оешмаларына илтү вакыты – 35 минуттан 1,5-2 сәг. кадәр.

Татарстан Республикасының 43 муниципаль район. Бу районнардагы торак пунктларның 98,7% ы – 65 яшьтән өлкәнрәк 156,5 мең кеше яши торган авыл җирлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International