Республика мәктәпләрендә һөнәри юнәлеш бирүче чаралар башлана

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елы башланды һәм мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәр мәктәпләрендә укучылар арасында һөнәри юнәлештә эш алып баруны дәвам иттерәчәк. Сентябрь аенда Бөгелмәнең 13нче һәм 1нче урта мәктәпләрдә  һөнәр сайлау темасына сыйныф сәгатьләре уздыру планлаштырыла.

Чаралар 8–9 сыйныфта укучылар өчен  үткәреләчәк, анда белгечләр хезмәт базарындагы вәзгыять, бүгенге көндә  ихтыяҗы булган һөнәр һәм белгечлекләр, хезмәт эшчәнлеген сайлауга дөрес якын килү тәртибе турында сөйләячәк. Уучылар шулай ук һөнәри юнәлешне ачыклау өчен тест та узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International