Казанның Россия Герое М. Әхмәтшин исемен йөртүче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 113 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова укучы балаларның ата-аналары белән очрашты.
Очрашуда ата-аналарга кагылышлы темалар яңгырады: балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан каралган төрле социаль пособиеләр түләү. Министр үз чыгышында ташламаларны рәсмиләштерү өчен чиратта торырга кирәкми, дип белдерде. Хәзер гражданнар үзләре өчен уңайлы вакытта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша өйдән чыкмыйча гына электрон гариза бирә һәм банк картасына социаль түләүләр ала алалар. Узган ел социаль яклау органнарына кергән 1,8 миллион гаризаның 1,5 миллионы гражданин катнашыннан башка электрон рәвештә бирелгән.
Билгеле булганча, быел Россиядә "Демография" милли проекты старт алды, аның төп максатларының берсе – халыкның табигый үсешен арттыру. Балалар тууга ярдәм итү өчен хөкүмәте тарафыннан зур "Демографик пакет", ягъни балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мөһим карарлар кабул ителде.
Эльмира Зарипова шулай ук федераль һәм республика күләмендәге социаль ярдәмнең балалар тәрбияләүче гаиләләргә нинди чаралар күрелүе турында да искә төшерде.
Кайбер очрашуда катнашучыларга Эльмира Зарипова конкрет ситуацияләрне җентекләп өйрәнү өчен шәхси очрашу билгеләде.