"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" ирекле акциясен уздыру уңаеннан 9 сентябрьдә Алабуга мәшгульлек үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланган "Эш остадан курка" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
2 нче гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укучы 30 бала Алабуга шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте эше белән танышты. Профориентация экскурсиясе барышында профконсультант Наталья Белова балаларга дәүләт хезмәтләре, аларны тәкъдим итү регламенты, хезмәт базарындагы хәл, кирәкле эшче һөнәрләр турында сөйләде.
Экскурсия нәтиҗәләре буенча һөнәри юнәлешне билгеләүгә һөнәри юнәлеш бирүче тест оештырылды, һәм һәр өлкән сыйныф укучысы булачак һөнәр сайлау турында киңәшләр алды.