6 сентябрь көнне Бөгелмә мәшгульлек үзәге тарафыннан хезмәт базарына нисбәтле тренинг үткәрелде. Анда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы күп балалы һәм эшсез ялгыз хатын-кызлар катнашты. Чара "Көзге игелек атнасы" уңаеннан оештырылды.
Дәрес барышында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте психологы хатын-кызлар белән резюмы төзү тәртибен карады, гүзәл затларны хезмәт базары тәртипләре белән таныштырды, киңәшләр бирде. Белгеч шулай ук, уңышның төп факторлары һәм эштә ихтыяҗ турында сөйләде. Тренинг ахырында "Эш бирүче белән әңгәмә", "Телефон сөйләшүләре", "Уңыш сере" һ.б. буклетлар таратылды.