Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Түбән Кама мәшгульлек үзәге эш урыннары һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.

Эшсез гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: сакчы 4, 5, 6 разрядлы; белгеч (техник бүлек); инженер (янгын һәм сак сигнализациясе системаларына техник хезмәт күрсәтү); инженер (кондиционерларга техник хезмәт күрсәтү); техник (янгын, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларына техник хезмәт күрсәтү); электромонтажник (янгын, сак сигнализациясе һәм видеокүзәтү системаларын монтажлау); товар белгече; сатучы; өлкән сатучы; кухня хезмәткәре, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы.

Ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы закон мәсьәләләре буенча консультацияләр ала. Эш эзләүчеләрнең шулай ук мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында да мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 20а йорт, 222 каб. адресы буенча узачак. тел.42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International