Менделеевск "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар арасында ВИЧ - йогышларны кисәтү буенча эш дәвам итә.
ВИЧ - йогышларны кисәтү буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Күп нәрсә синнән тора", дигән акция уздырды.
Акция барышында шәһәр урамнарында социаль хезмәткәрләр барлык үтеп баручыларга чир турында, зарарлану куркынычын киметү турында мәгълүмат, кирәкле ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин телефон номерлары белән листовкалар (49 данә) таратты.