Республикада өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында "Безнең як осталары" конкурс-фестивале старт алды. Конкурсның максаты - интернат-йортларда социаль хезмәттән файдаланучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын, күнекмәләрен өйрәнү һәм тарату.
Конкурста Татарстан Республикасының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларында яшәүче социаль хезмәтләр алучылар катнаша.
Конкурс номинацияләре:- "Декоратив-гамәли иҗат", "Пешекче", "Мастер - алтын куллар.
Конкурста катнашу өчен үз һөнәрләренең презентациясе, эш башкару процессын, шулай ук аның нәтиҗәләрен күрсәтү белән видеоролик төшерәләр. Эшләр 2019 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс буенча сорауларга җавапны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгеннән алырга мөмкин: Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, тел.: 236-48-50, e-mail: rrс.org@bk.ru .