17 сентябрьдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы балигъ булмаган балалар арасында "Стресс. Стрессны җиңү ысуллары" темасына түгәрәк өстәл уздырды.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Синең сәламәтлек - синең кулда” дигән темага физкультура-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
16 сентябрьдән 16 октябренә кадәр Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар – социаль хезмәт алучылар өчен "Көзге кайгырту" акциясе старт алды.
Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан, "Орион" Яшьләр үзәге белгечләре 17 сентябрь көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә күңел ачу-уен программасы уздырды. Программада 26 бала һәм 8 ата-ана катнашты.
Татарстанда "Абилимпикс" мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның республика этабы уза.
"Экстремизмга - юк! " айлыгы кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары өчен "Толерантлык – тынычлыкка юл" дигән чара уздырды.
Әлмәт районында күп еллар дәвамында «Юго-Восток «Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ күрү сәләтеннән мәхрүм, шулай ук башка төрле авыру инвалидларны эшкә урнаштыру һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бу эш ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.
Зәй районында пенсия яшенә якынлашучые эшче гражданнар өчен консультация чаралары дәвам итә. Халык мәшгульлеге һәм район башкарма комитеты белгечләреннән торган комиссия атна саен предприятия һәм оешмаларга чыга, кирәк очракта, телефон аша консультация бирә.
“2014-2021 елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру” программасын 2019 елда гамәлгә ашыру буенча Яшел Үзән районында һөнәри юнәлеш проекты уңаеннан, быелның октябреннән “Авылда эшмәкәрлек инициативасы – 2019” бизнес-проектлар конкурсы старт ала.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова “Ялгызлыктан курку. Аны җиңү ысуллары” дигән темага мини-тренинг үткәрде.