Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Хокук белгечләре" түгәрәге эшли. Биредә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучы яшүсмерләр булып кайтты. Түгәрәктә дәресләр балаларның хокукый культурасын формалаштыруга һәм үз гамәлләре өчен шәхси җаваплылыкны күзаллауга юнәлтелгән.
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында "Хокук белгечләре" түгәрәгендә катнашучылар балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор белән очрашты. Терроризм һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Чараның максаты - бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.
ПДН инспекторы Алексей Михеев терроризм һәм экстремизмның нәрсә белән куркыныч булуын, Интернет аша мондый куркыныч берләшмәләргә тартылмау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләде. Балалар тема буенча фикер алышуда бик теләп катнашты.
Шулай ук үз әңгәмәсендә полиция хезмәткәре урлау, талау, янап алу, ялган чакырулар кебек җинаятьләрне кылган өчен җаваплылыкка да кагылды. Ахырда инспектор уяу булырга, чит кешеләргә һәм шикле әйберләргә игътибар итәргә кирәклеген искәртте.
Дәрестә барлыгы сигез бала катнашты.