Зәй районында пенсия яшенә якынлашучые эшче гражданнар өчен консультация чаралары дәвам итә. Халык мәшгульлеге һәм район башкарма комитеты белгечләреннән торган комиссия атна саен предприятия һәм оешмаларга чыга, кирәк очракта, телефон аша консультация бирә.
Чараларда катнашучыларны пенсия яшенә җитеп килүче кешеләргә хезмәт базарында тудырылган өстәмә гарантияләр, бюджет хисабына һөнәри белем алу мөмкинлеге, пенсия исәпләү шартлары, салым ташламалары һәм аларның хезмәт хокукларын бозган өчен җаваплылык турында сөйлиләр. Кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.