Татарстан Республикасы картлар һәм инвалидлар интернат-йортларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри тәҗрибәсен, осталыгын, күнекмәләрен һәм сәләтләрен өйрәнү һәм тарату максатыннан, "Безнең төбәк осталары" дип аталган Республика конкурс-фестивале игълан ителде.
Яңа Чишмә интернат-йортында конкурсның беренче туры булып узды. "Кулинария" номинациясендә 5 кеше катнашты. Конкурста катнашучылар аш-су әзерләү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Әзерли белү, эшкә иҗади якын килү, ризыклары матур итеп тәкъдир итү осталыклары бәяләнде. "Селедка под шубой" салаты, "Тәмле" десерты, гөмбәле пилмән әзерләнгән иде.
Катнашучыларның эшләрен карап, конкурсның икенче турына Болдова Нина Алексеевна турында видеоролик җибәрергә карар ителде. Нәтиҗәләр сентябрь ахырында билгеле булачак.