14 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Барысын да белергә телим” темасына Ял көне клубының чираттагы очрашуы узды.
Очрашу станцияләр буенча маршрут уены рәвешендә оештырылды. Һәр станциядә яшь катнашучылар кызыклы биремнәр үтәде: рус халык әкиятләрен искә төшерде, “Әкият геройлары”, “Урман бүләкләре”, “Койрыклылар” дип исемләнгән викториналарның сорауларына, төрле табышмакларга җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.
Балалар мавыктыргыч программада актив катнашкан вакытта, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Светлана Трушникова, Наталья Маркина һәм Наталья Косарева ата-аналар өчен “Дус булырга, яратырга өйрәнәбез” дигән темага тренинг элементларын кулланып төркемле дәрес үткәрде. Төркемле дәресенең максаты ата-аналарның үз балалары белән гармонияле мөнәсәбәт булдыру.
Моннан тыш, социаль эш буенча белгечләр җитәкчелегендә иҗади остаханәдә “Урман бүләкләре” көзге коллаж ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Биредә һәр бала әти-әниләре белән берлектә үз иҗадын байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтә алды.
Традиция буенча клуб эшен оештыруда Яр Чаллы медицина көллияте студент-волонтерлары да катнашты. Чарага барлыгы 100дән артык кеше килде.