"Веста" үзәге карамагындагы балалар кызыклы экскурсиядә

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендәгеләргә Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгенә (балалар технопаркы "Кванториум" сәяхәт оештырылды. Чараның максаты - дәрестән тыш вакытта ял оештыру.

Балалар рәхәтләнеп барлык квантлар белән танышты. Аларны робоквантум аеруча игътибар үзәгенә алды. Балалар үзләре өчен гадәти булган Лего конструкторларының оста кулларында җанлана, хәрәкәт итә, командалар башкара башлавын күрде. Технопарк укытучылары төрле конструкторлардан җыелган роботларның төрле модельләрен күрсәтте һәм балаларга алар белән идарә итәргә тәкъдим иттеләр.

Экскурсиядә катнашучылар үзләре өчен бик күп яңалык ачты.  Биредә балалар үзләренең дә электроника, мехатроника һәм программалаштыру өлкәсендә барлык алдынгы технологияләрне үзләштерә алуларын аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International