"Экстремизмга - юк! " айлыгы кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары өчен "Толерантлык – тынычлыкка юл" дигән чара уздырды.
Балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклау өчен "Конфликтлы ситуациядә үзеңне ничек тотарга", "Без нәрсә белән охшаш?", "Мәкальне дәвам ит һәм аңлат" уеннары оештырылды. Чара ахырында "Толерантлык ромашкасы", дигән иҗади эш алып барылды. Белгечләр балаларга әңгәмәдәшеңне аңларга, бер-берең белән уртак тел табарга, хөрмәт белән карарга һәм башка җитешсезлекләргә түземле булырга тырышырга өндәде.