Әлмәт районында күп еллар дәвамында «Юго-Восток «Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ күрү сәләтеннән мәхрүм, шулай ук башка төрле авыру инвалидларны эшкә урнаштыру һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Бу эш ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.
Бүгенге көндә предприятиедә 41 кеше эшли, шуларның 26сы I, II, III төркем инвалидлар. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять инвалидларның эш урыннарын саклауга ТР бюджетыннан субсидияләр бирү, эш бирүчегә инвалидларның хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау программаларында актив катнаша. "Без ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына һәм Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенә даими игътибар һәм компетентлы консультатив эш өчен рәхмәт белдерәбез", – дип билгеләп үтте предприятиенең генераль директоры.