Эш бирүчеләрнең мәшгульлек хезмәте органнары белән хезмәттәшлеге сыйфатын яхшырту максатыннан,17 сентябрьдә Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шәһәр һәм район учреждениеләре һәм предприятиеләренең кадрлар хезмәте җитәкчеләре катнашында “Кадрлар мәктәбе” дигән чираттагы дәрес узды.
17 нче сентябрьдә Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләләр белән эшләүче белгеч А.З. Фәрхетдинова социаль хезмәт алучылар белән “Наркотиклар. Манипуляция серләре" чарасы үткәрде.
18 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы инвалиды Гәрәев Нәгыймулла Гәрәй улына 103 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Р.Әфләтунова, шәһәр һәм районның ветераннар Советы рәисе В.Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе К.Гыйматдинова килде.
Грипп һәм ОРВИ авыруларын кисәтү максатында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында прививка кампаниясе башланды.
Югары Ослан районы үзәк сырхауханәсе базасында “Демография” милли проектының “Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме” федераль проектын тормышка ашыру максатыннан “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Мөхәммәтҗанова булачак әниләр өчен “Аистенок” клубы дәресе үткәрде.
Финанс чаралары һәм банк кредиты алу мөмкинлеге булмаган очракта да, үз эшеңне башларга мөмкин. Бу мәсьәләдә дәүләт тарафыннан да ярдәм килергә мөмкин: халыкның үзмәшгульлеге буенча хөкүмәт программасы инде беренче ел гына тормышка ашырылмый һәм аеруча актуальләште. Программа кысаларында, матди ярдәм төрләре дә, матди булмаганнарына да, һәркем исәп тота ала торганнары да карала.
Мобиль бригада - ул районның ерактагы торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, кичектергесез социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең эш формасы.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 135 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 17 кешегә кимрәк.
2019 елның 18 сентябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 008 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 8 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.
24-28 сентябрьдә Татарстан башкаласында өлкән һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен "Актив озын гомер" 4 нче махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе узачак. 2018 елда әлеге чарага Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңгә якын кунак килгән иде.