Балигъ булмаганнар стрессны җиңәргә өйрәнделәр

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрьдә Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы балигъ булмаган балалар арасында "Стресс. Стрессны җиңү ысуллары" темасына түгәрәк өстәл уздырды.

Дәрестә балалар "стресс" төшенчәсе һәм аның чагылышлары белән таныштылар, стресслы хәлләрне җиңеп чыгу методикасын зур кызыксыну белән үзләштерделәр: тирән сулыш алырга өйрәнделәр, зарарлы кичерешләрдән чыгу техникаларында шөгыльләнделәр, тынычландыручы фразалар уйлап таптылар.

Дәрес ахырында катнашучыларга "Стрессны ничек җиңәргә" дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International