Татарстанда "Абилимпикс" мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның республика этабы уза.
Кукмараның “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге белгечләре быелгы "Абилимпикс -2019" чемпионатына 1 өлкән яшьтәге инвалидны, 3 укучы инвалид баланы "Сәйлән тезү”, ”Энә белән бәйләү” компетенцияләренә эзерләп, конкурста унышлы гына катнашып кайттылар. Барлык нәтижәләр 20 сентябрь көнне билгеле булачак.
Мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәрнең һөнәри осталык буенча “Абилимпикс – 2019” V нче милли чемпионатның төбәк этабын оештыруда актив катнашкан өчен Кукмара районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасының “Абилимпикс” региональ үзәге җитәкчесе тарафыннан рәхмәт хатына ия булды.