16 сентябрьдән 16 октябренә кадәр Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар – социаль хезмәт алучылар өчен "Көзге кайгырту" акциясе старт алды.
Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ай дәвамында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның йортларында генераль җыештыру үткәрәчәк, тәрәзәләрне юалар һәм җылыталар, кышка утын әзерлиләр.
Әлеге акция шулай ук бәрәңге җыю, яшелчә һәм торакны кышка әзерләүне үз эченә ала.
Акциядә 54 кеше катнаша.