"Кояшкай" да көзге бәйрәм

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Уңай эмоциональ атмосфера булдыру, күңелле ял итү максатыннан, "Орион" Яшьләр үзәге белгечләре 17 сентябрь көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә күңел ачу-уен программасы уздырды. Программада 26 бала һәм 8 ата-ана катнашты.

Бәйрәмнең төп герое - Көз һәм чараның кунагы-чит ил кешесе - Инопланетянин. Герой Инопланетиянин белән бергә балалар "космоста" булды. Балалар космос турында табышмаклар чиште, герой артыннан космик хәрәкәтләрне кабатладылар. Чара күңелле дискотека белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International