Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Балтач районының Кили авылында яшәүче Хаҗиева Минзифа Гомәр кызына  17 сентябрь көнне 90 яшь тулды. 

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Норма  авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов, Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят директоры Булат Исрафилов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Президент Владимир Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International