Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдәге гаилә балалары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашты

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендәге социаль яклау идарәсендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашты.

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгечләре балаларга шәһәрнең кирәкле һөнәрләре һәм булачак һөнәрне ничек дөрес сайлау турында сөйләде. Балалар белән Е.Климов методикасы буенча профориентация тесты үткәрделәр.

Чара ахырында балалар киләчәк һөнәрләре турында фильм-лайфхак карады. Видеоролик якын киләчәктә ихтыяҗ булачак белгечлекләр турында сөйли.

Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International