Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар арасында гамәли сәнгать хәйрия конкурсы узды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә Әлмәттә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мин-Тылсымчы!” хәйрия бәйгесе узды. Бәйге "Постройка+" төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә. Аның җитәкчесе Марина Гайнетдинова.

Иҗат фестивале 80нән артык баланы җыйды. Игелек һәм елмаю бәйрәме Әлмәт муниципаль районының халыкны иҗтимагый яклау идарәсендә гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлеге булышлыгында узды. Бәйге быел тугызынчы тапкыр үткәрелә.

Бәйгенең максатлары: мөмкинлекләре чикле балаларны берләштерү, аларга иҗади фикер йөртергә һәм үз сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итү, шулай ук үз кулларың белән бәйрәм ясау.

Бәйгене оештыручыларның бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт: конкурсны оештыру һәм үткәрү, конкурста мөмкин кадәр күбрәк катнашуны җәлеп итү, конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләү өчен квалификацияле жюри эшен оештыру.

Фантазияләре бай булган балалар бәйгедә катнашты, сайлап алу жюри әгъзаларына  җиңелләрдән булмады.

Бәйгедә катнашкан өчен һәр тылсымчы бала диплом һәм кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде. Иң яхшы өч эшнең авторларына "Мәрхәмәтле куллар" тернәкләндерү үзәгендә дәваланырга сертификатлар бирелде. "Көзге чәчәк бәйләме" эше өчен Имаев Роман мактаулы өченче урын алды. Икенче урынга  Иванычева Анна лаек булды.  Бәйге нәтиҗәләре буенча Жоховская Аделина җиңү яулады. Жюри әгъзаләре фикеренчә, аның эше - "Япон кызы бакчада" картинасы иң яхшысы булып саналды.

Хәйрия чарасы барышында авыру бала тәрбияләүче гаиләләргә "Постройка+" журналы директоры Марина Гайнетдинова тарафыннан, бәйгенең иганәчеләре һәм партнерлары ярдәмендә матди ярдәм күрсәтелде.

Бу бәйгедә эшләрнең күбесе көз темасына багышланган иде. Чарада катнашучылар өчен аниматор тамашасы, аквагрим оештырылган иде, ә әниләр өчен "Мэри Кэй"  фирмасы тарафыннан визажист хезмәте күрсәтелде. Күңел ачу программасы яшь иҗатчыларга күңелле бүләк булды.

Сәләтле, батыр һәм көчле рухлы балалар бу көнне бүләкләр һәм кайнар котлаулар алды. Барлык балалар да киләсе бәйгегә кадәр яхшы кәеф белән таралышты.

Чараны оештыру һәм үткәрү вакытында "Волонтер" үзәге зур ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International