Татарстанның ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча өлешчә бурыч түләнде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Татарстан Республикасының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча өлешчә бурыч түләнде.

Тукай муниципаль районындагы "Надежда МКД идарә компаниясе" ҖЧҖ үзенең 7 хезмәткәренә 44,4 мең сумлык бурычын каплады.

Үз эшчәнлеген Әгерҗе районында эчә торган һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен су бүлү өлкәсендә алып баручы "Водоканал" ҖЧҖ 42 хезмәткәренә 634,54 мең сум әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International