18 нче сентябрь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова Минзәлә районы прокуратурасы ярдәме белән социаль хезмәтләр алучы балалар өчен прокуратурага экскурсия оештырды.
Чара балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча "Тере хәтер" программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган иде. Экскурсиянең максатлары: хокукый аң, әхлакый һәм хокукый позицияне формалаштыру, балаларның хокукый культурасын үстерү, аларны аңлы һәм актив тормышка әзерләү.
Балаларны әлеге мөһим эшнең үзенчәлеге белән Минзәлә районы прокуроры Феликс Эдуард улы Хафизов шәхсән үзе таныштырды. Балалар, учреждение буенча экскурсия ясап, эш кабинетларында булып, прокуратура хезмәткәрләренең һөнәре белән таныша алды. Моннан тыш, балалар әлеге һөнәр турында, прокуратура органнарының нинди функцияләр башкаруы, прокуратура органнары структурасы, анда кем эшли алуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
"Мондый төр чаралар үсеп килүче буын өчен бик мөһим, алар күзәтү һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең реаль эше белән элемтәгә керү мөмкинлеге бирә, бу исә гражданлык һәм әхлакый үсеш, шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә", – ди социаль педагог Ольга Бывальцева.