18 сентябрьдә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәренең аз тәэмин ителгән һәм аз керемле гражданнарына консультатив ярдәм күрсәтү. Әлеге чарада төрле социаль төркемнәрдән 12 кеше катнашты, аларның күбесе – аз тәэмин ителгән гражданнар: эшсезләр, инвалидлар, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы җәмгыять һәм дәүләтнең социаль ярдәменә мохтаҗ булучылар. Бу көнне бирелгән сораулар хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү законнарына кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә гражданнар квалификацияле консультация алды. Шулай ук югарыда күрсәтелгән гражданнарга белешмәлекләр тапшырылды.