300 дән артык казанлы вакансияләр ярминкәсенә килде

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районының мәшгульлек үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды, анда 307 кеше катнашты. Чара нәтиҗәләре буенча 30 кеше вакантлы эш урыннарына юллама алды.

Эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен Вахитов районының 6 предприятие һәм оешмасы тәкъдим итте: "Метроэлектротранс" МУП, "Сәүдә агентлыгы" ҖЧҖ, "Казметрострой" АҖ һ.б.  Барлыгы 510 вакансиядән сайлау мөмкинлеге бар иде.

Чарада шулай ук Пенсия фонды белгечләре дә катнашты, алар казанлыларга шәхси кабинеттан файдалану кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International