21 сентябрьдә Татарстан Республикасында "Үзенчәлекле су объектларын саклау" проектын һәм "Чиста яр" республика акциясен тормышка ашыру уңаеннан йомгаклау акциясе узды.
Акция алдыннан Минзәләнең "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр җәйге сезонда җыелган яр буйларын чүп-чардан чистартуга кереште. Бу акция Иске Матвеевка авылы территориясендә узды, эш барышында ярны пыяла, пластик һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. Хәзер Ык елгасының яр буе чиста гына түгел, куркынычсыз да.
"Чиста яр" акция елга ярларын чистарту гына түгел, ә барлык кешеләргә чиста су эчәргә һәм табигатьне сакларга кирәклеген искәртә. Чөнки бу бик яхшы тәрбияви чара, яшь буынга табигатькә "рәхмәт" әйтергә, сакчыл карарга мөмкинлек бирә.