Татарстанның Арча районы Яңа Чүриле авылында психоневрологик интернатның яңа корпусын төзү киләсе елда тәмамланачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Республикада „Демография“ милли проекты кысаларында узачак тагын бер зур чара - Арча районының Яңа Чүриле авылында 97 урынга исәпләнгән психоневрология интернатының яңа корпусын төзү. Быел төзелеш эшләре башланды. Бүгенге көндә без өченче катка кадәр җиттек. Киләсе елга төзелеш эшләре тәмамланачак", - дип билгеләп үтте спикер.
Аның мәгълүматларына караганда, корпусларның торак зоналарында өстәмә ял итү бүлмәләре һәм ашарга әзерләү, кабул итү бүлмәләре оештырылачак. Шулай итеп, җитди психик авырулары булган кешеләрнең мөстәкыйль карау һәм яшәү күнекмәләре үсәчәк. Өлкән кешеләр мөстәкыйль рәвештә ашарга әзерләргә, табын корырга өйрәнәчәк.
Фото чыганагы: "Татар-информ" МА, Салават Камалетдинов