“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” үзәгенең бергә үткәрелүче чаралары кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 6-17 яшьлек 12 бала һәм аларның ата-аналары белән “Дөнья образы-космос” дип аталган дәрес үткәрде.
Максат: гаиләләрдә психологик микроклиматны яхшырту.
Дәрес башында психолог катнашучыларга "Уңышлы йорт" уен активаторын башкарырга тәкъдим итте. Катнашучыларның бурычы - чират буенча танышырга һәм аларның бәхетле йортында һичшиксез булырга тиешле әйберне атарга кирәк. Аннары катнашучылар "Агач белән тамырлар", "Гаилә чәчәге" күнегүләрен башкардылар. Шулай ук дәрестә "Мозартика" психотерапиясенең яңа юнәлешеннән "Дөнья образы – космос" күнегүләре дә кулланылды.
"Кызыклы-файдалы" йомгаклау даирәсендә катнашучылар "Гаилә чәчәге" биременең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һәрвакытта да алар көткәнчә төзелмәвен ачык күрсәтүен, ә "Дөнья образы – космос" күнегүенең якыннарың арасында үз урыныңны, үз максат-теләкләреңне ачыклавын, эчке дөньяны яхшырак аңларга мәҗбүр итүен әйтеп уздылар.