Бүген "Актив озын гомер" өлкән яшьтәге кешеләр өчен товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 4 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмәдә 50дән артык компания катнаша, алар арасында Татарстан Республикасының медицина оешмалары һәм ведомстволары, халыкны социаль яклау органнары, табигый продуктлар нигезендә медицина препаратларын, халык куллану товарларының киң спектрын җитештерүчеләр, ял итү, мәдәни һәм белем бирү үзәкләре бар.
Тантаналы ачылышта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. Зарипова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары А.Абашев, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Э.Вафин, ТР Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Р.Әхмәтҗанов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының беренче урынбасары А. Николаев, ТР ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Х. Иштирәков, Россия пенсионерлары берлегенең ТР буенча региональ бүлеге идарәсе рәисе Л. Мишина, "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге генераль директоры Л.Семенов катнашты.
Күргәзмә эше дәвамында Республика ресурс үзәге белгечләре тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга психологик консультация үткәреләчәк, "Визуаль коррекция методы" дигән өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләү технологиясе, шулай ук артритны профилактикалау буенча мастер-классы күрсәтеләчәк.